news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районындагы ике авылның бер гасырлык юбилейлары билгеләп үтелде

Әгерҗе районындагы Татарстан һәм Алга авылларының бер гасырлык юбилейлары билгеләп үтелде. Ике авыл арасындагы аланда узган бәйрәмгә төрле төбәкләрдән авылдашлар кайтты. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Кадыбаш авыл Советына караган Татарстан һәм Алга авыллары Әгерҗе районындагы иң кыска гомерле авыллар булгандыр, мөгаен. Узган гасырда алар нибары 61 ел яшәп калган.

«Әмма шушы еллар эчендә авыллар гөрләп торган. Егермешәр хуҗалыклы гына булсалар да, һәр өйдә дүрт-биш бала тәгәрәп үскән. Халкы эшчән, тырыш, сәнгатькә гашыйк булган», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot