news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районындагы Гали авылының 200 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Әгерҗе районындагы Гали авылының 200 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмгә шушы авылда туып-үскән авылдашлар җыелды. Алар үткәннәрне искә төшерделәр, туган авыллары һәм мәңгелеккә киткән авылдашлары турында сагынып, яратып сөйләделәр. «Бу көнне Гали авылы үзенең икенче яшьлеген кичергән кебек булды», – диелә хәбәрдә.

Тарихи документлар күрсәткәнчә, авылга Гали гаиләсе белән нигез салган. 1831-1832 елларда бирегә Девәтернәдән өч гаилә һәм Сосновтан бер гаилә күчеп килә. Буыннан-буынга авыл халкы янәшәдәге урман белән тыгыз бәйләнгән булган.

Гали авылында мәчет XVIII гасыр уртасында ук булганлыгы билгеле. 1905 елда манаралы мәчет төзелә. Күмәкләштерү елларында авылда «Первомай» колхозы төзелә, аның беренче рәисе Мулланур Исмәгыйлев була.

Бүген Гали авылында 14 хуҗалык бар. Биредә тыл ветераны Фәридә Мөхәммәтҗанова, сугыш чоры балалары Галимә Рамазанова, Рәзилә Садыйкова һәм Розалия Гайнуллина гомер юлын дәвам итәләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot