news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында юл һәлакәтендә Кырынды авыл җирлеге башлыгы үлгән

Әгерҗе районында юл һәлакәтендә Кырынды авыл җирлеге башлыгы үлгән
https://vk.com/agryz_official

Татарстанның Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәтендә үлгән кешенең Кырынды авыл җирлеге башлыгы Альберт Нәфыйков икәнлеге билгеле булды. Кайгылы хәбәрне район матбугат хезмәте җиткерә.

Алданрак «Татар-информ» Татарстанда юл һәлакәтендә «Нива» машинасын йөртүче һәлак булуын хәбәр иткән иде. «Нива» белән бәрелешкән Opel машинасын йөртүче һәм аның салонындагы балигъ булмаган яшьтәге ике пассажир җәрәхәтләнгән, аларны «ашыгыч ярдәм» алып киткән.

Альберт Нәфыйков Әгерҗе районы Кырынды авылында туган, 2021 елның сентябреннән авыл җирлеген җитәкләгән. Җитәкче вазифасында эшенә җаваплы караган, тырыш булган. Бу вакыт эчендә хезмәттәшләре һәм якташлары арасында хөрмәт казанган.

«Аның турындагы якты истәлек бик күпләрнең рәхмәтле йөрәкләрендә мәңге сакланыр», – дип хәбәр итә Әгерҗе районының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә.

Фото: © шаһитлар фотосы

news_right_1
news_right_2
news_bot