Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районында юл читенә төшеп киткән машинада үсмер кыз һәлак булган
ТР Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте бүген 13:25 сәгатьтә Әгерҗе — Кызыл Наратлык юлында, Иж-Бәйки авылы янында булган. Hyundai Solaris автомобиле йөртүчесе артык югары тизлектә хәрәкәт иткән һәм идарәне югалткан. Нәтиҗәдә, машина юл читенә төшеп капланган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 13 яшьлек кыз бала үлгән. Автомобильдә тагын өч бала булган. Алар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китерелгән.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Тикшерү барышы прокуратура контролендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз