news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арткан

Әгерҗе районында ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны 2002 елдан бирле исәпкә алына. Шушы чорда 163 кеше теркәлгән, шуларның 90ы – ир-ат, 73е – хатын-кыз. Бу хакта СПИД-үзәкнең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе Радик Шәйхетдинов сөйләде. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Бүгенге көндә ВИЧ-инфекция белән 85 кеше исәптә тора. Шуларның 11е (6 ир-ат, 5 хатын-кыз) – быелның ярты елында исәпкә куелучылар.

«Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ике тапкырдан артыкка күбрәк. Әлеге үсеш район халкы арасында скрининг тикшерүләр саны арту һәм диспансерлаштыру барышында тикшерү белән дә бәйле булырга мөмкин. Чөнки быелның алты аенда тикшерү уздырылган халык саны, узган елның шул чоры белән чагыштыранда, 38,2 процентка күбрәк», – диде ул..

Авыруны йоктыру ысулларына килгәндә, 9 очрак җенси юл, 2се наркотиклар куллану нәтиҗәсендә күчкән. Яшь аралыгын карасак, иң күп очраклар 40-49 яшьтәгеләргә, аннан кала 30-39 яшьлекләргә туры килә. Шул ук вакытта 50-59, 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә дә ачыклануын билгеләп үтәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100