news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында мөселманнар җыены булды

Әгерҗе районында мөселманнар җыены булды
"Әгерҗе хәбәрләре"

Бүген, Мөхәррам аеның 22нче көнендә, Әгерҗе районы Саклау авылында мөселманнар җыены үтте. Ул дәүләт саклавына алынган, тарих-архитектура истәлеге булган, районда хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында узуы белән үзенчәлекле. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Район мөселманнары җыенында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Быелгы җыен программасының төп өлеше танылган хәзрәтләрдән вәгазьләр тыңлау, мөнәҗәтләр башкару, Саклау авылының тарихи мәчетендә өйлә намазы уку һәм дога кылудан гыйбарәт булды.

«Саклау җыены»на Әгерҗе мөхтәсибәте имамнары һәм абыстайлары, ислам нигезләре укытучылары, районның актив мөселманнары, төрле җирләрдән кайткан кунаклар, тирә-як районнардан имам-мөхтәсибләр килде.

Җыен Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте. Җәлил хәзрәт Фазлыев район мөселманнары вәгазь һәм нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, дин, тел, гаилә темаларына багышлап тәрбияви вәгазьләр сөйләде. Чарада дин һәм әхлак сагында торучылар да чыгыш ясады.

Соңыннан җыенда катнашучылар Кырынды авылы мәхәлләсе аш-су осталары әзерләгән ризыклардан авыз итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100