news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында махсус операция зонасына ике тоннадан артык гуманитар йөк озаттылар

Әгерҗе районында махсус операция зонасына ике тоннадан артык гуманитар йөк озаттылар
Фото: Ләйсирә Җиһангәрәева

Татарстанның Әгерҗе районында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына гомуми авырлыгы ике тоннадан артык тәшкил иткән гуманитар йөкнең чираттагы партиясен озатты. Колоннаны муниципалитет башлыгы Ленар Нургаянов озата барды.

Азык-төлектән тыш, дарулар һәм кирәкле җиһазлар: генераторлар, бензин пычкылары, балталар, изолон, маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре, кием-салым, кораллар, төзелеш материаллары да сатып алдылар. Алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар йөк белән бергә хатлар, мәктәп укучылар ясаган рәсемнәр, шулай ук авыл кешеләре әзерләгән өй токмачы, үлән чәйләре һәм чәкчәк тә җибәрделәр.

Фото: © Ләйсирә Җиһангәрәева

«Егетләр безнең кайгыртучанлыкны тойсын өчен барысын да эшлибез! Алар өчен бу - туган йортларының бер кисәге, үзләрен яратуларына һәм өйдә зарыгып көтүләренә ышаныч. Хәрбиләр сораган бер әйберне дә онытып калдырмаска тырыштык, моның өчен Әгерҗе районы халкына, барлык хезмәт коллективларына бик зур рәхмәт. Махсус операция зонасындагы һәр солдат ярдәмне тоя һәм аның өчен бик тә рәхмәтле», - дип искәртте Ленар Нургаянов.

Муниципалитет башлыгы белән бергә гуманитар йөкне озата баручылар командасында сервис локомотив депосы җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Андрей Маганов һәм Салагыш авыл җирлеге башлыгы Марат Мөхәммәдиев тә бар иде.

«Бергәләп гуманитар йөкне тапшырдык, тәэмин итү мәсьәләләре, мөһим проблемалар хакында фикер алыштык. Неонацизмга каршы көрәшүче якташларым белән горурланам. Егетләрнең кәефе яхшы. Без бергә – зур көч!» - диде Маганов.

«Гуманитар ярдәм килеп җитте, барысы да урынында. Битараф булмаган һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Мондый тыл безне Җиңүгә алып бара. Ә Җиңү безнең якта булачак!» - ди махсус операциядә катнашучылар үзләре.

Фото: © Ләйсирә Җиһангәрәева

Искәртеп узабыз, 2023 елда Әгерҗе районыннан махсус хәрби операция зонасына 44 миллион сумлык гуманитар ярдәм озаттылар. Район халкы махсус операция башланганнан бирле хәрбиләргә актив ярдәм күрсәтә. Предприятиеләр, оешмалар, мәктәпләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, депутатлар – барысы бергәләп һәр ике-өч ай саен хәрбиләргә гуманитар йөк җибәрә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә тора.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100