news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә старт бирелде

Әгерҗе районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә старт бирелде. Акция социаль якланмаган гаиләләрдәге һәм әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Чарада районның оешма-предприятияләре, шәхси эшмәкәрләр һәм битараф булмаган райондашлар катнаша.

Белем көне алдыннан мәктәп кирәк-яраклары 200 укучыга тапшырылачак. Шуларның 40ы – 1 сыйныфка баручылар, 104се – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары.

news_right_1
news_right_2
news_bot