news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошны коткарганнар

Әгерҗе районында Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошны коткарганнар
Фото: ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Татарстанның Әгерҗе районында Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошны коткарганнар. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итте.

Кош шәхси йорт ишегалдына очып кергән. Йорт хуҗабикәсе шунда ук Биологик ресурслар комитетына шалтыратып хәбәр иткән. Урынга ведомство белгечләре килеп җиткән. Алар аккошны караган һәм кошның имгәнмәвен, әмма хәлсезләнгән булуын ачыклаган.

Берничә көн дәвамында кошның сәламәтлеген күзәтеп торганнар. Аккошның тулысынча сәламәт булуына инангач, аны райондагы сулыкларның берсенә җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot