news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында ир-ат боз астына китеп һәлак булган

Әгерҗе районында ир-ат боз астына төшеп киткән һәм һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

«31 март көнне Әгерҗе муниципаль районында боз астына китеп, бер ир-ат һәлак була. Моннан тыш, узган атна дәвамында вакытлыча коткару постларындагы хезмәткәрләр, һава мендәрендәге судноларны файдаланып, ярга мөстәкыйль рәвештә чыгып җитә алмаган 8 балыкчыны коткарды», - дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова.

Боз эреп юкаруга карамастан, балыкчылар элеккечә бозга чыгуларын дәвам итәләр, дип сөйләделәр ведомствода.

Мондый очракларда оператив чаралар күрү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәүлек буе кизү торучы 10 вакытлы коткару постын булдырган. Моннан тыш, сулыкларга көн саен патрульлек оештырыла. Юка бозга чыкканнарны административ җаваплылыкка тарталар. Сезон башыннан шундый 26 хокук бозучы тотылган.

«Балыкчыларга үтенеч белән мөрәҗәгать итәм: зинһар, кышкы балык тоту сезонын төгәлләгез. Язгы бозга чыгу куркыныч», - дип кисәтә Гаязова.

news_right_1
news_right_2
news_bot