news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында элеккеге район башлыгы Рафис Сәетовны искә алдылар

Әгерҗе районында элеккеге район башлыгы Рафис Сәетовны искә алдылар
"Әгерҗе хәбәрләре"

Бүген, 30 августта, 2000-2002 елларда Әгерҗе районы белән җитәкчелек иткән Рафис Фәрит улы Сәетовның вафатына 20 ел тулды. Ул 2002 елның 30 августында 50 яшендә фаҗигале төстә вафат булган иде.

Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов Көчек авылында мәрхүм истәлегенә урнаштырылган мемориаль ташка чәчәкләр салдылар. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Белешмә өчен: Рафис Сәетов 1952 елда Көчек авылында туа. Хезмәт юлын Көчек подстанциясендә электр монтеры булып башлый.

Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң «Родина» колхозына агроном булып урнаша. Шул ук вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала.

1984 елда аны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр.

1993-2000 елларда ул «Иркен» хуҗалыгы белән җитәкчелек итә. Бу елларда колхоз районда алдынгылар сафында була.

2000 елның ноябреннән 2002 елның августына кадәр Рафис Фәрит улы Әгерҗе район хакимиятен җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot