news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Яңавылда «Килен токмачы» дигән музыкаль кичә булды

Әгерҗе районы Яңавылда «Килен токмачы» дигән музыкаль кичә булды
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗе районы Яңавылда Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырылган «Килен токмачы» дип аталган музыкаль кичә, мәдәнияткә битараф булмаган апайларны, янәдән бергә очраштырды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» хәбәр итә.

«Авылның уңган киленнәре бәйгедә теләп катнашты. Аларга сокланып, көч биреп утырган апайлар «күзләр генә тимәсә ярый инде» дип борчылып та куйды Бәйрәм җыр-бию белән аралашып барды. Мәдәният йорты эчендә киселгән токмачлардан пешкән шулпа ашап, дәртләнеп яңадан очрашырга язсын дип өйләргә таралыштык. Безнең арада булган бердәнбер гармунчы «егетебез»гә барчабыз исеменнән зур рәхмәт», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot