Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районы волонтерлары хәрбиләргә булышуын дәвам итә
Әгерҗе районының Тәбәрле мәдәният йорты каршында эшләүче «Изге йөрәкләр» волонтерлык берләшмәсе активистлары махсус хәрби операция зонасындагы якташларына маскировка челтәрләре үрү эшен җанландырып җибәрде. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.
Тәбәрле, Мукшур, Сокман авылларында яшәүче изге күңелле райондашлар хәрбиләргә ярдәм йөзеннән акча җыя һәм челтәр үрү өчен кирәк-яраклар сатып ала.
Хәзер атнаның дүрт көнендә авыл апалары, мәдәният йортына җыелып, челтәр үрә. Быел 53 челтәр әзерләгәннәр инде. Әлеге җирлек халкы хәрбиләргә хуш исле үлән чәйләре дә ясый.
«Бер мең данә чәйне егетләребезнең исән-сау кайтуларын тели-тели ясап, әзерләп куйдык», – ди берләшмә җитәкчесе Финисә Шәһәбиева.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз