news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Салагыш авылында маллар җәйләүгә чыкты

Әгерҗе районы Салагыш авылында фермер Илнур Сәхипов шушы көннәрдә токымлы мөгезле эре терлекләрен җәйләүгә чыгарды. Аларны электр көтүчесе көтә. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Малларга азыкны китерәләр, су эчәр өчен махсус урыннар бар.

Илнур Сәхипов – районда игенчелек, терлекчелек юнәлешләрендә эшләүче фермерларның берсе. Аның 1500 гектар чәчүлек җирләре, 860 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуларның 216сы – савым сыерлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot