Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе: Әгерҗегә яңа мәктәп кирәк
«Яңа мәктәпнең берәр параллелендә фәннәрне татарча укытыр идек», - диде Вәсилә Сафиуллина.
Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Әгерҗе шәһәренә яңа мәктәп кирәклеген әйтте.
«Әгерҗе шәһәренә яңа мәктәп кирәк. Без анда 1936 елда нигез салынган 1нче гимназия укучыларын күчерергә телибез. Яңа мәктәп булса, берәр параллель татар сыйныфлары ачар идек», - диде Вәсилә Сафиуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Җитәкче сүзләренчә, бүгенге көндә район үзәгендә татар сыйныфлары юк. «Авылларда татар мәктәпләре бар. Әгерҗенең үзендә юк. Монда татар теле укытылмый дигән сүз юк. Бөтен мәктәптә дә укытыла. Тәрбия эшләре дә ана телендә бара. Яңа мәктәпнең берәр параллелендә фәннәрне дә татарча укытыр идек», - дип аңлатты ул.
Вәсилә Сафиуллина Әгерҗе районын туган телләрне укыту буенча лидерлар рәтендә, дип атады. «Рус теленнән БДИ күрсәткечләре буенча без беренче унлыкта. Безнең балалар татар теле олимпиадаларында республика күләмендә призлы урыннар яулый. Бездә мари һәм удмурт телләре дә көчле укытыла. Укучыларыбыз күрше республикаларга барып, тел бәйгеләрендә беренче урыннар алып кайта», - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз