news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Кырынды авылында вәгазь кичәсе булды

Әгерҗе районы Кырынды авылы мәдәният йортында рухи тәрбиягә багышланган кичә — вәгазь кичәсе узды. Бу кичәне Кырынды мәчете имамы Рафис хәзрәт Сибгатуллин оештырылды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Кичәдә Чаллы шәһәренең «Җәмигъ» мәчете имамы, мөхтәрәм Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов катнашты. Авыл халкы белән очрашу вакытында хәзрәт күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләде, ислам дине нигезләренә таянып, рухи тормыш, гаилә кыйммәтләре, яшьләрне тәрбияләү, намаз уку, ураза тоту һәм гөнаһлардан ерак тору кебек әһәмиятле темаларга тукталды.

Очрашу җылы, ихлас рухта узды. Кичәдә катнашучылар хәзрәткә сорауларын бирде, киңәшләр алды. Вәгазьләрдән соң дин кардәшләр арасында фикер алышу, аралашу мөмкинлеге дә булды.

Әлеге кичә авыл халкы өчен зур рухи азык, күңел тынычлыгы бирә торган очрашу булды. Катнашучылар мондый чараларның даими үткәрелүен теләп таралышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot