news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Кырынды авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Әгерҗе районы Кырынды авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр
Фото: https://agryz-rt.ru/

Әгерҗе районы Кырынды авылы мәчетенең 30 еллыгы уңаеннан әлеге Аллаһ йортында бик күркәм чара узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында Дания Абзалиева яза.

Чарада мәчетне төзүдә башлап йөрүчеләр һәм аларның туганнары, якыннары, халыкны дингә тартуда хезмәт куючылар һәм аларның дәвамчылары, авыл халкы катнашты. Тирә-як авыллардан, Әгерҗедән килүчеләр, читтән кайтучылар да бар иде.

Бәйрәмдә катнашучыларны район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләп, Коръәннән аятьләр укып җиткерде. Аның мәчет төзүнең, Аллаһ йортына йөрүнең савабы турындагы вәгазе дә бик үтемле булды.

Кырынды мәчете имамы Рафис хәзрәт Сибгатуллин җитәкчелегендә барган мәҗлес Аллаһ йортын төзүгә, анда халыкны җәлеп итүгә катнашы булган кардәшләребезнең чыгышлары, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Мөнәҗәтләр әйтелде, шигырьләр укылды.

Соңыннан мәҗлес кунаклары ачык һавада пешкән бик тәмле пылау һәм үлән чәе белән сыйланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot