Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районы Красный бор мәктәбе Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган
Әгерҗе районы Красный бор мәктәбе «Белем. Ата-аналар» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, «Һәр балага бәхетле балачак» проектын тормышка ашыру өчен 387 мең сум күләмендә грантка лаек булган. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Тәрбия эше буенча директор урынбасары Елена Михайловна Лукина башкарган проект күп кенә мөһим юнәлешләрне үз эченә ала. Ул волонтерлык хәрәкәтен оештыруны күздә тота, аның кысаларында укучылар өлкән яшьтәге кешеләр һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гаиләләренә йөриячәк, шулай ук хуҗалык буенча ярдәм күрсәтәчәк, махсус хәрби операциягә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашачак.
Моннан тыш, проект кысаларында «Өй учагы җылысы» программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аңа бәйләү, чигү, тегү буенча дәресләр, өлкән буын тәҗрибәсен кече буынга тапшыру, тематик чаралар, иҗади эш күргәзмәләре һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу керә.
Проект ата-аналар комитетының актив катнашында гамәлгә ашырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз