Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районы Кодаш авылы мәчетендә корбан ашы булды
Изге Корбан гаете көнне Әгерҗе районы Кодаш авылы мәчетендә корбан ашы узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
«Быелгы корбанлык Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә дип чалынды, алар рухына күп итеп догалар кылынды», – ди мәҗлесне уздыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, авыл активисты Гөлнар ханым Сәләхиева.
«Күптән түгел вафат булган соңгы сугыш ветераны Сәүбән ага Миңнехуҗин да безнең авыл кияве иде. Аны да искә алдык», – диде ул.
Бер корбанлык мәчет исеменнән чалынса, авылдашлары Илнур Муллин, Фәннүр Шакиров та үзләре чалган корбанлыктан аш уздыру өчен өлеш чыгарганнар.
Авыл имамы Әнис хәзрәт Галиуллинның тәрбияве вәгазе, бергәләп җомга намазын уку, күп итеп догалар кылу, корбанлык итеннән пешерелгән аш, итле бәрәңге белән хушлану – болар барысы да мәҗлеснең күркәм мизгелләре.
«Алдагы елларда да күрешергә насыйп булсын дип таралыштык», – диләр мәҗлестә катнашучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз