news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Казанда якташлар өчен зур концерт оештыра

Әгерҗе районы Казанда якташлар өчен зур концерт оештыра
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗе районы Казанда якташлар өчен зур концерт оештыра. «Төньяк йолдызым син - Әгерҗе!» дип аталган чара Халыклар дуслыгы йортында узачак. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы районның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

23 октябрьдә «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Әгерҗе муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасының бөтен матурлыгын һәм колоритын тапшыручы бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә .

14.00 сәгатьтә күргәзмәләр, мастер-класслар, милли аш-су, күпмилләтле традицияләр һәм йолалар тәкъдим ителәчәк интерактив мәйданчыклар эшли башлый. 15.00 сәгатьтә сәхнәдә халык, фольклор, иҗат коллективлары катнашында Бәйрәм концерт программасы күрсәтеләчәк.

«Якташларыбызны чәм чара кунакларын Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57 йорт адресы буенча көтәләр», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot