news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы Кадыбаш авылында тыл хезмәтчәннәре Хәтер тактасы ачылды

Әгерҗе районы Кадыбаш авылында тыл хезмәтчәннәре Хәтер тактасы ачылды
"Әгерҗе хәбәрләре"

Бөек Җиңү бәйрәме көнендә Әгерҗе районы Кадыбаш авылында истәлекле вакыйга булды. Биредә тыл хезмәтчәннәренә багышланган Хәтер тактасы ачылды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Сугышта катнашкан, яу кырында башларын салган, туган якларга исән-сау кайткан батыр якташларыбыз хөрмәтенә Хәтер такталары һәр шәһәр-авылда бар. Ә менә тыл хезмәтчәннәренә атап ясалганнары бик сирәк.

«Элеккеге авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Илфат Рамазанов депутатлар утырышында дәһшәтле сугыш чорында тылда җиңүне якынайту өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыккач, без хуплап каршы алдык. Узган елгы үзара салым акчаларының бер өлешен әлеге эшкә тотарга планлаштырдык», – ди авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров.

Хәтер тактасында барлыгы 800дән артык кешенең исеме урын алган. Алар – әлеге җирлеккә караган Кадыбаш, Касай, Яңа Эсләк, Татарстан, Алга, Атнагул авылларында гомер кичергән ветераннар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100