news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен махсус хәрби операциягә озатты

Әгерҗе районы гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен махсусхәрби операция зонасына илтте. Йөкне район башлыгы Ленар Нургаянов озата барды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Җыелган гуманитар йөк түбәндәге җиһазларны үз эченә ала: генераторлар, бензин пычкысы, төзелеш материаллары, инструментлар, газ баллоннары, машина өчен запас частьләр һәм башкалар. Шулай ук хәрбиләргә туганнары һәм якыннарыннан исемле посылкалар да тапшырылды.

«Егетләр белән аралаштым. Батыр йөрәкле хәрбиләр бурычларын намус белән үтиләр. Бу безнең уртак Җиңүгә һәм хәзерге вакытта алгы рәттә торучыларга ярдәм итүгә керткән өлешебез. Киләчәктә дә Ватанны саклаучыларга ярдәм итәчәкбез», - диде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot