news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Девятерняда хәрби истәлегенә волейбол турниры үткәрделәр

Әгерҗе районы Девятерняда хәрби истәлегенә волейбол турниры үткәрделәр
Фото: https://agryz-rt.ru/

Әгерҗе районы Девятерня авылында Әфганстан бәрелешләрендә һәлак булган Нарат авылыннан Рафис Хөснетдинов истәлегенә волейбол турниры узды. Анда Тугызбуйдан - Девятерня, Иске Эсләк, Кадыбаш, Исәнбай авылларыннан студентлар һәм ир-егетләр командалары катнашты. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре»ндә Миләүшә Ягъфәрова яза.

Ир-егетләр арасында Девятерня уенчылары - беренче. Исәнбай һәм Үтәгән командалары икенче-өченче урыннарда.Студентлар арасында Исәнбай егетләре - җиңүче. Кадыбаш, Үтәгән уенчылары икенче-өченче урыннарда.

Күчмә кубок абсолют җиңүче Исәнбай командасына тапшырылды. Һәр уенчы Тугызбуй төбәге авыл җирлекләре башлыклары Эрнест Ганиев, Дамир Әхмәтов, Хәлил Закиров, Рамил Мөхәммәдиев әзерләгән бүләкләргә лаек булдылар.

Уенчыларны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев та сәламләде һәм бу ярышларны дәвамлы итәргә кирәк дигән фикерен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot