news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Биектау авылында «Үзебезчә, авылча» концерты узды

Әгерҗе районы Биектау авылында «Үзебезчә, авылча» концерты узды
Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе районы Биектау авылы клубында узган «Үзебезчә, авылча» концерт-тамашасын районның Яңавыл, Яңа Акхуҗа, Кодаш, Биектау авыллары үзешчәннәре тәкъдим итте. Исеменә тәңгәл буларак, әлеге чара, чыннан да, авылча бик матур, җылы, рәхәт мохиттә үтте, дип яза «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы.

Сәхнә осталары туган якка, якыннарга ярату белән сугарылган җырлары, шигырьләре белән тамашачыларны моңландырды, җилкенеп биюләре аша дәртләндерде, юмористик чыгышлары аркылы көлдерде. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән тамаша бер сулышта узып, һәр чыгыш залда утыручыларның җылы алкышларына лаек булды.

Фото: agryz-rt.ru

Кодаш авылы җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров, тамашачыларны Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән котлап, изге теләкләрен юллады. Әлеге бәйрәмнәр уңаеннан иң матур чыгышларын тәкъдим иткән сәхнә осталарына залда утыручылар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.

Концерт-тамашадан кергән акча махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә ярдәм күрсәтүгә тотылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot