Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районы башлыгы хезмәт алдынгыларын бүләкләде
Әгерҗе район башлыгы Ленар Нургаянов катнашында тантаналы бүләкләү узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция уздыру шартларында күрсәтелгән ярдәм өчен 29656нчы хәрби часть командирының Рәхмәт хаты белән махсус хәрби операция зонасында ил сагында торучы хәрбиләрне яклау буенча волонтерлык хәрәкәте әгъзасы Хикмәтуллина Рәмилә Зөфәр кызы бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы финанс системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы финанс министрының Рәхмәт хаты белән район финанс-бюджет палатасының исәпкә алу һәм хисаплылык бүлеге баш белгече Мишакова Лия Рәвил кызы бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм район мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән Девятерня авыл мәдәният йорты мөдире Арсланов Фәнис Фазыл улы бүләкләнде.
Фото: © https://agryz-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз