Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районы башлыгы итеп Ленар Нургаяновны сайладылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Әгерҗе район советының чираттан тыш утырышы булды. Биредә депутатлар бертавыштан яңа район башлыгын сайлады. Моңарчы Әгерҗе районы башкарма комитетын җитәкләгән Ленар Нургаянов район башлыгы булды. Бу турыда «Әгерҗе-информ» хәбәр итте.
Үз чыгышында ул Әгерҗе районын системалы рәвештә үстерергә ниятләвен әйтте, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
«Беренче чиратта мин депутатлар корпусына, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт белдерәсем килә», - диде Ленар Нургаянов. Ул үз чыгышында республиканың Әгерҗедә «Коммуналь челтәрләрне модернизацияләү» федераль программасы буенча 100% тузган җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыруда ярдәмен билгеләп үтте.
Моннан тыш, Рәис йөкләмәсе буенча, җылылык хуҗалыгы системасында куратор итеп «Татэнерго» АҖ компаниясе билгеләнүен, аның җитәкчесе - районның мактаулы гражданины Рәүзил Хаҗиев ярдәмендә котельныйларны ремонтлау буенча 84 миллион сумлык ярдәм күрсәтелүен ассызыклады.
«Беркайчан да шәһәрнең инженерлык системасына мондый масштаблы кертемнәр булмады. Бары тик бергә, көчләрне берләштереп, куелган максатка ирешә алачакбыз», - диде Ленар Нургаянов.
Чарага Казаннан Татарстан администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов һәм Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәүче ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев килгән иде.
- Ленар Нургаянов Әгерҗе районында туып үскән. Ижавск авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Әгерҗе районында эшкә кадәр Алабуга районы башкарма комитеты белән җитәкчелек итте. Нургаянов авыл хуҗалыгында эшләү буенча зур тәҗрибә туплаган, Әгерҗе районының эре аграр предприятиеләрен - «Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖен һәм «Нәүрүз» ҖЧҖен («Ак Барс» ХК компанияләре) җитәкләгән. Бик күп бүләкләргә: шул исәптән Татарстан Президентының, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Әгерҗе районы башлыгының Мактау грамоталары да лаек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз