news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы башлыгы Донецк Халык Республикасына 3 тонна гуманитар ярдәм илтте

Әгерҗе районы башлыгы Донецк Халык Республикасына 3 тонна гуманитар ярдәм илтте
Фото: t.me/lenarnurgaynov

Шәһәр һәм район башлыклары махсус хәрби операция зонасына һәм Луганск Халык Республикасындагы республика шефлыкка алган шәһәрләргә гуманитар ярдәм илтүен дәвам итә. Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов агымдагы атнада Донецк Халык Республикасында булды.

Хәрбиләргә кирәкле товарлар, җиһазлар, махсус чаралар һәм приборлар, җылы кием-салым, юрганнар, маскировка челтәрләре һәм дарулар – 3 тоннага якын йөк тапшырдылар.

Фото: t.me/lenarnurgaynov

Бу инде Әгерҗе районыннан 40нчы гуманитар ярдәм колоннасы. Хәрбиләргә барлыгы 70 тоннадан артык гуманитар йөк тапшырылган.

Якташларына кирәк-яраклар җыюда Әгерҗе районындагы оешма һәм предприятие коллективлары, бизнес-бергәлекләр, депутатлар корпусы, авыл җирлекләре һәм битараф булмаган кешеләр зур ярдәм күрсәткән.

Нургаянов сүзләренчә, солдатлар хәрби хезмәтнең барлык кыенлыкларын лаеклы кичерә. Алар даими игътибар һәм ярдәм күрсәткән өчен Татарстан халкына рәхмәт белдерде.

Фото: t.me/lenarnurgaynov

«Алга! Җиңү безнең якта булачак!» - дип искәртте Әгерҗе районы башлыгы.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100