Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе районы «Ак калфак» оешмасы махсус операция зонасына чираттагы ярдәм җибәрде
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әгерҗе районындагы хезмәткәрләре Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм партияләрен тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу юлы посылкаларга үз куллары белән җыелган үләннәрдән әзерләнгән себеркеләр һәм үлән чәйләре, шулай ук азык-төлек, термокиемнәр һәм кирәкле дарулар керде.
Чираттагы гуманитар ярдәмне алырга махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр үзләре килде. Мондый ярдәм күрсәтү күркәм гадәткә әверелде: Әгерҗе районыннан гуманитар йөкләр ай саен җибәрелә.
«Без, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм «Ак калфак» вәкилләре, әлеге акциядә катнашучылар исеменнән шуны әйтәбез: бүген бердәм булу аеруча мөһим. Без гади генә ярдәм җибәрмибез – ә геройларыбызга күңел җылыбызны, кайгыртуыбызны һәм хөрмәтебезне юллыйбыз. Хәрбиләр безнең аларга ярдәм итүебезне, батырлыклары белән горурлануыбызны һәм Җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтуларын көтүебезне белергә тиеш!» – дип билгеләп үтә акцияне оештыручылар.
Әгерҗе районы халкы уртак эшкә үз өлешен кертүен дәвам итә, бердәмлекнең һәм үзара ярдәмләшүнең зур көчкә ия булуын тагын бер кат раслый, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз