Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе мөхтәсибәтендә «Саклау җыены» була
9 августта Әгерҗе районы Саклау авылында мөселманнар җыены узачак. Ул һәр елдагыча дәүләт саклавына алынган, тарих-архитектура истәлеге булган, районда хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Саклау җыены»нда Әгерҗе мөхтәсибәте имамнары һәм абыстайлары, ислам нигезләре мөгаллим-мөгаллимәләре, районның актив мөселманнары, җәмәгать эшлеклеләре, төрле яклардан – Киров өлкәсеннән һәм Ижау шәһәреннән кайткан кунаклар, тирә-як районнардан имам-мөхтәсибләр катнашачак.
Әлеге чара кысаларында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе көтелә.
Җыенны үткәрүнең төп максаты – бабаларыбыздан әманәт итеп тапшырылган динебезгә һәм борынгы мәчетләребезгә сакчыл караш тәрбияләү, ислам динен куәтләү өчен мөселманнарга очрашу, күрешү мөмкинлеге булдыру.
Саклау авылы җыенының тарихы 2005 елга барып тоташа. Инкыйлабка кадәр төзелгән таш мәчетләргә сакчыл караш тәрбияләү йөзеннән беренче җыен ул вакытта Әгерҗе районында имам-мөхтәсиб булып эшләгән Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин тарафыннан оештырыла. Саклау һәм Иске Кызылъяр авылларындагы мәчетләр совет чорында Әгерҗе районында манарасы киселми калган мәчетләр булуы белән дә үзенчәлекле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз