news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе кызы район тарихында беренче тапкыр химиядән иң югары балл җыйган

Әгерҗе кызы район тарихында беренче тапкыр химиядән иң югары балл җыйган
"Әгерҗе хәбәрләре"

Химиядән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле. Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Камилә Ганиева әлеге фәннән 100 балл җыйды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Аны дәүләт имтиханына Исәнбай мәктәбенең химия укытучысы Энҗе Флүс кызы Латыйпова әзерләде.

«Камилә Әгерҗе районы тарихында әлеге фәннән иң югары балл җыйган беренче укучы. Котлыйбыз!» – диелгән хәбәрдә.

Әгерҗе районының Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта мәктәбе укучысы Фомина Вилена исә химиядән 97 балл җыйды. Укытучысы Латыпова Лилия Расил кызы Виленаның ел дәвамында системалы әзерләнүен, омтылышлы, максатчан булуын билгеләп үтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100