news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе көрәшчеләре Сарапул Сабан туенда пьедесталга күтәрелде

Әгерҗе спорт мәктәбенең көрәш секциясендә шөгыльләнүче яшүсмерләр Сарапул шәһәрендә узган Сабан туенда катнашты. Алар көрәш бәйгесендә призлы урыннар алды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре»  сайтында хәбәр ителә.

Әгерҗедән Эльфир Шәрәфетдинов 18 яшькә кадәргеләр арасында икенче урын алды. Булат Минханов 14 яшькә кадәргеләр арасында өченче урында. Аларның тренерлары – Рамил Шәрәфетдинов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot