news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Әгерҗе авылында үрнәк гаиләләрне хөрмәтлиләр

Азнакайның Әгерҗе авылында үрнәк гаиләләрне хөрмәтлиләр
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану хисләре уята. Шундый парларның берсе – Азнакай районы Әгерҗе авылында гомер итүче Гөлсирин апа белән Рафаэль абый Халиуллиннар август аенда алтын туйларын билгеләп үтте. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» ндә Гөлнара Хафизова яза.

«Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлыгы-куанычлары белән гомернең узганын сизми дә калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың», – диләр бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган Халиуллиннар.

Бәхетле парларны котларга авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов һәм мәдәният хезмәткәрләре дә килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot