news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәфигулла Аширов: Татарлыктан тайпылсагыз, Аллаһ урыныгызга башка халыкларны китерер

Нәфигулла Аширов: Татарлыктан тайпылсагыз, Аллаһ урыныгызга башка халыкларны китерер
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов «Изге Болгар җыены»нда татар милләтен саклау әһәмияте турында сөйләде.

«Аллаһның сүзе кискен. Аллаһы Тәгалә әйтә: «И, иман китергән кешеләр, чын күңел белән Аллаһтан куркыгыз! Безне кем генә дип атамасыннар – болгар, кыпчак дисеннәр, безнең татарлыгыбыз себердән алып Казанга кадәр, Казаннан алып Әстерханга кадәр, Әстерханнан алып Кырымга кадәр – туган туфрагыбызда татар булып яшибез», – диде.

Нәфигулла хәзрәт Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәү, тыйган әйберләрдән курку мөһимлеген ассызыклады. «Аллаһның әмерләрен үтәмичә, балаларыбызны ислам динендә тәрбияләмичә, дөньядан үтә күрмәгез. Аллаһы Тәгалә дөньяда нәрсә эшләгәнегезне һәрберегездән сорар. Аның каршында ялгыз басып торырсыз», – дип искәртте хәзрәт.

«Күңелебез сызлый: хәлебез яхшы дип алдарга мөмкин, ләкин хәлебез яхшы түгел, чөнки татар хатыннарыннан татарлар, мөселманнар тумый. Әгәр шулай дәвам итсә, киләчәгебез авыр. Аллаһ безнең урыныбызга башка халыкларны китерер. Әгәр динегездән, татарлыгыгыздан тайпылсагыз, телегезне, динегезне югалтсагыз, ераклашсагыз, Аллаһы Тәгалә сезнең урыныгызга башка халыкларны китерер, ди. Аллаһы Тәгаләне яратырлар, Аллаһ та аларны яратыр, ди», – дип кисәтте Нәфигулла Аширов.

Хәзрәт әйтүенчә, дөнья ул безнең киләчәккә, кыямәт көненә әзерлек вакытыбыз. «Бу дөнья корсак туйдыру гына түгел, гыйбадәтләр белән ахирәткә әзерләнү урыны. Кем мәчетләребездә намаз укый? Кайда балаларыбыз? Гаилә башлыгы балаларын тәрбия кыла алмаса, шул гаиләгә кыямәт көне булды дигән сүз. Татарлыгыбызны саклап калырга Аллаһ насыйп әйләсен», – дип тәмамлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot