news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Агачка уеп рәсем ясаучылар өчен фестиваль-бәйге игълан ителә

Республикада агачка уеп рәсем ясаучылар өчен фестиваль-бәйге игълан ителә. Бәйге «Каравон» рус халык бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.

«Агачны сәнгати эшкәртү белән шөгыльләнүче һөнәрчеләр агачка уеп ясау тизлегендә, агач сыннар эшләү, агач кашык ясау һәм кәрзин үрү осталыгында көч сынашачак», - дип хәбәр итә ТР Мәдәниятне үстерү ресурс үзәге.

Фестивальдә катнашу өчен һөнәрчеләр - 18 яше тулган физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар чакырыла.

Гаризалар 12 майга кадәр үзәкнең рәсми сайты аша кабул ителә.

«Каравон» бәйрәме Лаеш районы Никольское авылында 28 майда үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot