news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Агач ую сәнгате осталары үз эш алымнары белән таныштырды

Бүген "Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе" исемле халыкара симпозиумы кысаларында мастер-класслар үткәрелде.

Агач ую сәнгате осталары үз эш алымнары белән таныштырды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Бүген "Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе" исемле халыкара симпозиумы кысаларында мастер-класслар уздырылды. Халык һөнәрчеләре техникумында агач белән эшләү тәҗрибәсе һәм ысуллары белән Татарстан, Кырым, Үзбәкстан, Мари Элдан килгән осталар таныштырды.

“Мастер-классларга агач ую осталарын махсус төрле республикалардан чакырдык. Һәрбер җирлекнең үз үзенчәлекләре, үз бизәкләре бит. Мәсәлән, Төркиядән килүчеләр үз үрнәкләрен күрсәтте, Үзбәкстанның үз эш ысуллары, Азербайҗанда шулай ук бик кызыклы техникалар бар”, – дип сөйләде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең бүлек мөдире Рауза Солтанова.

Шул рәвешле мастер-классларга килүчеләр зур кызыксыну белән А.Бекиров (Кырым), Ш.Жумаев (Үзбәкстан), Х.Латыйпов һәм Р.Ахметов (Татарстан), Г.Белоненко (Мари Эл) эш алымнары белән танышты, осталык дәресе алды.

Белешмә: Казанда "Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе" исемле халыкара симпозиум башланып китте. Симпозиумга Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Идел буе республикалары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург галимнәре җыелды. Ике көнлек симпозиумның беренче көнендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Үзбәкстан, Кыргызстан, Кырым Республикалары галимнәре чыгыш ясады. Төштән соң секция утырышлары узды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot