Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Агач утырту көннәрен массакүләм рәвештә уздыру Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә китерәчәк - ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы
Агач утырту буенча патриотик акцияләр узачак
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында яңа урманнар булдыру, агач утырту көннәрен массакүләм рәвештә уздыру Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә китерәчәк дигән фикергә килгәннәр. Истәлек аллеялары һәм скверлар узган елның көзеннән үк утыртыла башлаган иде инде.
Хәзерге вакытта, муниципаль берәмлекләрдән килгән мәгълүматны эшкәрткәннән соң, шул билгеле булды: 2015 ел дәвамында Җиңү көненә урманнар өчен 4 мең төп агач үсентесе утыртылачак. Төп урман ресурсына ия булган министрлык патриотик акцияләрдә катнашырга теләүчеләргә югары сыйфатлы агач үсентеләре тәкъдим итәргә әзер, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз