news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Агач материал, шампан шәрабе республика юлларында документларсыз ташыла

Закон бозган шоферларны исә юллардагы патруль хезмәте «каптыра» тора

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрь көнне сәгать көндезге 1дә Мәскәү – Уфа юлының 829 нчы чакрымында ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе юллардагы патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре агач материалы төяп барган «КамАЗ»ны туктаткан. 14,5 куб метр материалны төяп барырга рөхсәт итәрлек документы булмаганга, мәсьәләгә ачыклык кертү максатында, 1966 елда туган шофер Питрәч районы эчке эшләр бүлегенә озатылган.

 Республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, моннан алдарак, 1е көнне, Мәскәү - Чиләбе юлының 1261 нче чакрымында туктатылган «МАН» машинасында исә 21 мең литр шампан шәрабе төялгән булып, ул товарга да тиешле документлар булмаган. Нәтиҗәдә, «МАН» машинасы белән идарә итүче 1967 елгы зат Баулы районы эчке эшләр идарәсенә китерелгән.       


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100