Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ага Хан оешмасы Татарстанда тупланган тәҗрибәне югары бәяли
Принц Кәрим Ага Хан IV киләсе атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраша.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Принц Кәрим Ага Хан IV оешмасы Татарстанда төрле өлкәләрдә тупланган тәҗрибәне югары бәяли. Ул киләсе атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраша. Яклар хезмәттәшлек хакында фикер алышачак. Архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясе директоры Фәррух Дерахшани «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Ага Хан оешмасы төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып бара, дип искәртте ул. Аның 20дән артык илдә 80 меңгә якын хезмәткәре бар. Нигездә, үсеш кичерүче төбәкләр хакында сүз бара.
«Татарстан шактый нык үсеш алган республика. Без Татарстанда тупланган тәҗрибәне югары бәялибез. Әлбәттә, хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре бар, һәм нәкъ менә шулар буенча эшли башларга мөмкин. Мәдәният, иҗтимагый үсеш, музыка – әнә шундый юнәлешләр. Принц Ага Хан Рөстәм Миңнеханов белән боларның барысы хакында да бик теләп фикер алышыр дип уйлыйм», - диде Фәррух Дерахшани.
Ага Хан премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы 13 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак. Принц шулай ук Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз