news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваленең программасы билгеле

«Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестивале быел Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 22 һәм 23 июль көннәрендә уза.

«Ага-Базар» үз мәйданчыкларында иҗат коллективлары чыгышларын, һөнәрчеләрне, белем бирү семинарларын, интерактив уеннарны берләштерә. Фестиваль 22 июль көнне 14.00 сәгатьтә рәсми ачыла», дип хәбәр итә оештыручылар.

Төп сәхнәдә тантаналы ачылыш «Иске Казан түгәрәк уены» фестивале чыгышлары белән дәвам итәчәк. «Ага Базар»ның үз концерт программасы да булачак.

Кич белән төп сәхнәдә Алексей Барыкинның «Водяная», Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» һәм Таня Черногузованың «Юха» фильмнары күрсәтелә.

23 июль көнне программада - «Аулак өй-баттл» әдәби бәйгесе, «Derrey Folk Sound» этномузыка лабораториясе һәм башкалар.

Ике көн дәвамында иртәнге 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ярминкә эшләячәк. 200дән артык һөнәрче үз товарын тәкъдим итәчәк, осталык дәресләре уздырачак. Теләге булганнар үз куллары белән сувенир ясый алачак.

«Чирәм» программасында дару үләннәре белән танышу мөмкин булачак. Халык медицинасы осталары дару үләннәрен әзерләү һәм куллану серләрен ачачак. Шулай ук, чәй церемониясендә катнашырга була. Кунаклар төрле баллардан авыз итә алачак. Чәй йорты 11.00 сәгатьтән эшли башлый.

Ике көн дәвамында балалар өчен «Уен Фест» фестивале эшләячәк. Биредә татар халык уеннары өйрәтелә.

  • «Ага-Базар» этно мәдәни фестивале Болгар музей-тыюлыгы территориясендә уза. Ул Болгар җирләрендә эшләгән борынгы базар исеменнән алынган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100