Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ага-Базар» фестивалендә Болгар дәүләте турында беренче «Тархан» лекторие уза
Беренче лекторий «Профессорлардан тарих» дип атала.
Болгар музей-тыюлыгында беренче тапкыр «Тархан. Профессорлардан тарихлар» лекторие уза. Лекторий «Ага-Базар» II Халыкара этномәдәни фестивале кысаларында оештырылган.
Алты лекциядә танылган галимнәр Болгар, ислам, Алтын Урда, татарның тарихи коды турында фикер алыша.
Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов лекторийның идеясе һәм исеме турында сөйләде.
«Мәдәният министрлыгы һәм КФУ тарафыннан оештырылган «Тархан» дип аталучы проект бар. Ул «Умники и умницы» тибында. Аны җиңгән укучыларны без КФУга бушлай укырга кертәбез. Проектны популярлаштыру максатыннан фестивальдә «Тархан» лекториен оештырырга булдык», – дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.
Лекторийда профессор, тарих фәннәре докторлары Рафаэль Вәлиев, Айрат Ситдыйков, Раил Фәхретдинов, КФУның Мирасны реставрацияләү кафедрасы мөдире Фәдбир Сафин, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин, тарихчы Илдар Шәфыйков чыгыш ясый.
«Проект университет белән бәйле булгач, профессорлар үзләре теләп килде. Һәрберсе Болгар белән тыгыз бәйле. Шуңа без лекторийны «Профессорлардан тарих» дип исемләдек», – дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз