news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ага-Базар» фестивалендә «Аулак өй - баттл»да Зәй командасы Язучылар командасын җиңде

«Аулак өй-баттл» финалында дүрт команда катнаша.

«Ага-Базар» фестивалендә «Аулак өй - баттл»да Зәй командасы Язучылар командасын җиңде
Энҗе Габдуллина

Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» II Халыкара этномәдәни фестивалендә «Аулак өй - баттл» уза. 

Баттлның беренче уенында Татарстан Язучылар берлеге командасы Зәй командасы белән очрашты. Зәй командасы җиңеп, алдагы турга үтте.

Язучылар командасында Наилә Яхина, Рәсимә Гарифуллина, Рифат Сәлах, Фәүзия Сәлах, Зәлия Нуриәхмәтова, Таһир Шәмсуар катнаша.

«Аулак өй - баттл»да командалар йөзек салыш, такмак әйтү һәм башка уеннарында көч сынаша. Финал уеннарында барысы дүрт команда - Батыр, Апас, Зәй, Язучылар берлеге командалары катнаша.

Икенче уенда Батыр командасы белән Апас командасы ярышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot