Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ага-Базар» фестивалендә «Аулак өй - баттл» Республикакүләм проектының финал ярышлары уза
Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР язучылар берлеге, «Татмедиа» ярдәме белән оештырылаган «Аулак өй - баттл» проекты бүген Болгарда уза торган «Ага Базар» фестивалендә катнаша.
Татар әдәбияты классикасын өйрәнү гореф-гадәт, милли йолаларны яңарту максатыннан оештырылган «Аулак өй - баттл» проектың финал ярышларына дистәдән артык финалист командалар арасыннан Зәй, Апас, Чувашия Республикасының Батыр районнары һәм язучылар берлеге чакыру алды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
«Аулак өй - баттл» «Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елында» старт алды. Әлеге чараны «Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы» уңаеннан югары уку йортларында, ТР районнары мәктәпләрендә һәм Татарстанның Апас, Азнакай, Арча, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Тәтеш, Тукай (Яр Чаллы шәһәре), Чүпрәле, Яңа Чишмә районнарының, Киров өлкәсе – Малмыж, Чувашия Республикасы Батыр һәм Комсомол районнарында эшләп килүче иҗат берләшмәләрендә, иҗтимагый үзәкләрдә узып, проект Республикакүләм дәрәҗәгә күтәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз