Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ага-базар» фестиваленә «Аш-аш» казах җыры белән танылган Жолдасбек Абдиханов киләчәк
Фестиваль 22-23 июльдә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә үтәчәк.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә үтәчәк «Ага-базар» фестиваленең хедлайнеры Казахстаннан Жолдасбек Абдиханов булачак.
«Фестивальгә танылган TikTok-челленджын башкаручы, «Аш-аш» җыры белән билгеле Жолдасбек Абдиханов киләчәк», дип хәбәр итә оештыручылар.
Хедлайнер 22 июль көнне 18.00 сәгатьтә фестивальнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Фестивальнең концерт программасында фолк-фьюжн жанрында башкаручы Илгиз Шәйхразиев, Malsi Music, Илдар Варган, Алпар һәм башкалар бар.
Фестивальдә этник мәдәният белән традицион кухня, киемнәр биюләр аша да танышып булачак.
Шул ук кичтә фестиваль кысаларында «Исәнмесез», «Водяная» һәм «Юха» фильмнары да күрсәтелә.
- Фестиваль чаралары ике көн 22 һәм 23 июль көнне дәвам итәчәк.
- «Ага-базар» халыкара этномәдәни фестиваль Болгар дәүләтендә булган Урта гасыр Ага базары хөрмәтенә оештырыла. Фестивальнең үзәк мәйданы стильләштерелгән базарны хәтерләтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз