news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Афринда террористлар Коръән китабына шартлаткыч җайланма беркетеп куйган

Сириянең Африн шәһәрен террористлардан арындыру буенча “Зәйтүн ботагы” операциясе 20 гыйнварда башланган иде.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Төркия Кораллы көчләре һәм Сирия азат итү армиясе отрядлары Сириянең төньяк-көнчыгышында районнар һәм торак пунктлар территориясен минадан арындыруны дәвам итә. Бу "Зәйтүн ботагы" ("Zeytin Dalı')  операциясе кысаларында PKK/KCK/PYD-YPG һәм ДЕАШ террористларыннан азат ителгән территориядә бара.

Шейх Обасы авылында йортларны тикшергәндә, Төркия хәрбиләре стенада эленеп торган Коръәнгә беркетелгән шартлаткыч җайланмага тап булганнар.
Төркия саперлары шартлаткыч матдәне зарарсызландырган.

Сириянең Африн районын террористлардан арындыру буенча операция барышында җирле халыкка мөмкин кадәр зыян китермәү өчен барысы да эшләнә, диелә "Анадолу" агентлыгы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot