Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Африн районы террорчылары укытучы булырга хыялланган 17 яшьлек кызның гомерен өзгән
Террорчылар Рәйханлыны тупка тота, һәм снарядларның берсе кызның гаиләсе яшәгән йортка төшеп шартлый.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Төркиянең Сүрия белән чиктәш Рәйханлы районында яшәгән 17 яшьлек Фатма Алвар укытучы булырга хыялланган. Әмма кызның хыяллары чынга ашмый кала. Кичә Африн районының PYD/РКК террорчылары Рәйханлыны тупка тота һәм снарядларның берсе кызның гаиләсе яшәгән йортка төшеп шартлый. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
Фатма Авлар шунда ук һәлак була, ә аның 21 яшьлек абыйсы Бильгей җәрәхәтләнә. Нәтиҗәдә, гаилә йорт-җирсез кала.
Бильгей Авлар агентлыкка үзенең Төньяк Кипрның Төркия Республикасындагы бер университетында белем алуы хакында хәбәр итте.
«Сеңлем Измир университетына укырга керергә, мөгаллимә булырга хыяллана иде. Африн террорчылары сеңлемнең хыялын гына түгел, үзен дә юк итте», - диде Авлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз