Көньяк Африка Республикасыннан килгән волонтер Энри Шеди Бэвиш БРИКС саммиты кысаларында оештырылган Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә соңгы елларда Казанның зур үсеш кичерүенә соклануын белдерде.
Энри Казанга Африкадан 8 ел элек күчеп килгән. Ул әлеге зур чарага волонтерлар да үз өлешен кертә алуы белән горурлануы турында сөйләде.
«Мин Казанга 8 ел элек килдем. Миңа монда бик ошый, Казан искиткеч матур шәһәр. Соңгы елларда шәһәр зур үсеш кичерде, мин монда килгәндә Казан бөтенләй башка төрле иде. Хәзер яңа технологияләр, заманча инновацияләр кулланалар. Казан Россиянең генә түгел, дөньяның иң шәп шәһәрләренең берсе!» – дип белдерде волонтер.
Ул БРИКС саммитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
«Шундый зур чара өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән шәһәребез мэры Илсур Метшинга зур рәхмәт. Алар шәһәрне үстерделәр. Минем моңа зур мисалым да бар – Салават Күпере торак комплексын гына алыйк, ничә ел эчендә шундый зур яшәү урыны булдырдылар, хәзер анда күпме кеше яши. Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, БРИКС барысы өчен дә зур мөмкинлек. Африка һәрвакыт Россиягә ярдәм итәргә әзер. Без бергә!», – диде Энри Шеди Бэвиш.