news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Африкада татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылды

Төп халкы мөселман булган Нигерда коеларга Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин, имам Шамил исеме бирелгән.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Африкада татар дин галимнәренең исемнәре белән аталган биш кое барлыкка килде. Болар -  Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин һәм имам Шамил. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Африка илләренең берсендә – төп халкын мөселманнар тәшкил итүче Нигерда биш кое эшләнгән. Алар берничә җирле авылларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итә. Әлеге башлангыч сусызлыкка тилмерүчеләрне аңлап, бу хәлгә битараф булмаган Россия мөселманнары – Halalstarter @halalstarter проекты волонтёрлары Россия Вакыф фонды ярдәме һәм Рәсүл Тавдиряков тырышлыгы белән тормышка ашырган, диелә әлеге хәбәрдә.

Әлеге авыл җирлекләре ярымчүлле климатик шартларда урнашканнар һәм аларда медицина ягыннан, электр уты һәм су белән тәэмин ителеш юк. Алар үзләренең яшәү урыннарына су алып килү өчен берничә сәгать вакытларын сарыф иткәннәр. Үз яннарында коелар казып ачу алар өчен зур шатлык.

Инициатив төркем кешеләре аңлатканча, әлеге татар галимнәренең "бар тормышы һәм эшчәнлеге татар халкы өчен яшәү көче чыганагы кебек булган”. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100