news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Африкада Сабантуй узды: татар мәдәнияте бәйрәмен Каһирәдә билгеләп үттеләр

Африкада Сабантуй узды: татар мәдәнияте бәйрәмен Каһирәдә билгеләп үттеләр
Фото: "Египетская сила" телеграм-каналыннан

Африкада беренче тапкыр Сабантуй уздырылды – бәйрәм чарасы Мисыр башкаласы Каһирәдә узды, дип хәбәр итә Sputnik.

Бәйрәм Рус йортында узды. Чараны Мисыр татарларының «Мирас» ассоциациясе оештырды.

«Килүчеләр оештыручылар әзерләгән татар милли ризыкларын татып карый алды. Бәйрәм вакытында татар музыкасы яңгырады, кунакларны төрле конкурслар һәм ярышлар, шул исәптән капчык киеп йөгерү көтте», – дип хәбәр итәләр «Египетская сила» телеграм-каналында.

Мисырда узган Сабантуйда Татарстаннан ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Айгөл Нәбиуллина, шулай ук музыкант, мультиинструменталист һәм баянчы Булат Хисмәтов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100