news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Африкада беренче тапкыр Татар киносы көннәре узарга мөмкин

Татар киносы көннәре Африка континентында оештырылырга мөмкин. Бу хакта Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килгән Буркина-Фасоның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аристид Рапугдондба Людовик Тапсоба белән очрашуда сүз барды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Илченең «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова белән очрашты. Алар «Алтын Мөнбәр» фестивалендә Африка фильмнары санын арттыру мәсьәләләре, уртак алмашулар һәм мәдәни чаралар, шул исәптән Африкада татар киносы көннәре турында сөйләште.

Яклар халык дипломатиясе һәм Татарстан, Россия һәм Африка континенты илләре арасында иҗади алмашу өчен кинематографик һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә үзара кызыксынуларын расладылар, дип хәбәр ителә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot