Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Африка, Төркия һәм Казахстан киносы көннәре: «Алтын мөнбәр» нәрсәләр белән кызыклы булыр?
Казанда узачак «Алтын мөнбәр» кинофестиваленә 67 илдән гариза кабул ителгән.
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале быел аеруча масштаблы булачак, дип көтелә: дүрт шәһәр мәйданчыгы, эшлекле программа, Африка киносы көннәре һәм кызыл келәмнән узачак йолдызлар. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» материалында.
Дүрт локация һәм 900 гариза
5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале узачак. Кинофестивальне ачу һәм ябу тантаналары Камал театрының яңа бинасында үтәчәк, дип планлаштырыла.
«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр иткәнчә, фестивальнең төп вакыйгалары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында: «Ногай» кунакханәсендә, «Родина» кинотеатрында, «Мир» кинотеатрында, Казан Кремленең гавами урыннары бинасында узачак.
Дамир Натфуллин: Фестивальнең төп вакыйгалары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында узачак
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
«Казан мәдәният институтында ике көн дәвамында эшлекле мәйданчык оештырылачак. Анда кинокомпанияләр вәкилләре һәм дистрибьюторлар фильмнарының пакетларын тәкъдим итәчәк. Бу мәйданчыкта ике кинопроектлар питчингы узачак. Махсус хәрби операция темасына багышланган проект питчингына 20 гариза кабул ителде. Без бу темага сериал төшерергә телибез», – дип хәбәр итте фестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.
Кызыл келәмнән Любовь Казарновская, Елена Цыплакова, Олег Тактаров кебек йолдызлар, Константин Раскатов һәм Диана Гуц кебек кино һәм телевидение артистлары, Төркия кино йолдызы Озге Юксель һәм, әлбәттә, Татарстан артистлары узачак, дип көтелә.
21нче Казан кинофестиваленә 67 илдән 845 гариза теркәлгән. Фестивальне Александр Далматовның татар язучысы Нурихан Фәттах повесте буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май маенда» кинокартинасы ачып җибәрәчәк.
«Әсәр 1962 елда язылган. Бу автор куйган исем. Мин авторның тол хатынына фильмны, мәсәлән, «Ирек» дип атарга тәкъдим иткән идем. Ул ризалашмады, автор язганча калдырырга теләде», – дип аңлатты картинаның режиссеры.
«Бу фестивальнең үзенчәлеге 2026 елда булачак мөһим вакыйга алдыннан үткәрелүдә дә. Киләсе елда Казан Ислам дәүләтләренең мәдәният башкаласы булачак. Фестивальнең географиясе Һиндстан, Россия, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бангладеш, Сенегал, Кыргызстан, Иран, Үзбәкстан, Тунис, Ирак, Беларусь, Согуд Гарәбстаны, Азәрбайҗан, Кытай, Төркия, Германия, Марокко, Черногория кебек илләрне колачлый», – дип өстәде Дамир Натфуллин.
Казахстанның Казандагы консулы Ерлан Искаков тәкъдим ителгән дүрт фильмның икесен – «Ника» һәм «Эвакуация» кинокартиналарын карарга аеруча киңәш итте
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
«Безгә консуллар белән бик нык бәхет елмайды»
«Алтын мөнбәр» фестивален оештыручылар сөйләгәнчә, быелгы программаның үзенчәлеге булып Казахстан, Кыргызстан, Төркия һәм Африка киносы көннәре тора.
«Мир» кинотеатры фестивальнең оештыручыларын һәм Төркия, Казахстан һәм Кыргызстан консулларын бергә җыйды. Бик тату корпус оешты. Минемчә, бу Татарстан өчен бәхет», - дип ассызыклады Миләүшә Айтуганова.
«Безгә консуллар белән бик нык бәхет елмайды. Әгәр мөмкин булса, мин уртак проектларыбыз турында бик озак сөйләр идем. Төркия Республикасы белән уртак эшкә килгәндә, мәсәлән, Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамовның Генераль консулның инициативасы һәм ярдәме белән Зур концертлар залында үткәрелгән искиткеч концертларын атарга була. 2026 елда Татарстанда Кыргызстан мәдәнияте көннәре узачак, ә 2027 елда Кыргызстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре оештырылачак», – дип билгеләп үтте Дамир Натфуллин.
Казахстанның Казандагы консулы Ерлан Искаков тәкъдим ителгән дүрт фильмның икесен – «Ника» һәм «Эвакуация» кинокартиналарын карарга аеруча киңәш итте. Беренче фильм балерина булырга хыялланучы кыз турында сөйли. «Эвакуация» драмасы – Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары турында. Бу режиссер Фәрхәт Шәриповның дебют картинасы. Ул Казахстанга эвакуацияләнгән кешеләрнең язмышы турында сөйли. Төп акцент эвакуация поездлары ыгы-зыгысында кызын югалткан әни кешенең кичерешләренә юнәлтелгән. «Казахфильм» җитештергән аклы-каралы картина жюриның махсус бүләгенә лаек булды. Шулай ук фильмны Мәскәү халыкара кинофестивалендә Халыкара киноклублар федерациясе аеруча билгеләп үткән.
Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев совет чоры киносының 60нчы еллардагы «Кыргызстан могҗизасы» кебек феноменын искә алды
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев совет чоры киносының 60нчы еллардагы «Кыргызстан могҗизасы» кебек феноменын искә алды. Бу ун фильмнан торган алтын коллекция. Анда Лариса Шепитько, Андрей Кончаловский, Геннадий Базаров, Болот Шамшиев, Толомуш Океев, Альгимантас Видугирис һәм Мелис Убукеевнең эшләре кергән. «Без бу эпопеяне дәвам итәбез. Фестивальдә берничә фильм тәкъдим итәчәкбез», - дип ассызыклады Эрик Бейшембиев.
«Россия. Ислам дөньясы» программасында режиссер Дастан Мадалбәковның «Потанцуйте с мамой» фильмы тәкъдим ителәчәк. Бу әнисенең нибары ун көн генә гомере калганын белгән яшь егет Мирбәк турында драма. Кыргызстан фильмнары төрле номинацияләрдә Казанның төрле мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.
Угур Йылмаз: «һәр кеше тормыш юлында төрле хәлләр, кайчак драматик вакыйгалар белән очраша һәм әхлакый сайлау алдында кала. Төркия тәкъдим итәчәк өч фильмның барысы да нәкъ менә шул хакта»
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Төркия консулы Угур Йылмаз һәр кеше үзенең тормыш юлында төрле хәлләр була, кайчак драматик вакыйгалар белән очраша һәм әхлакый сайлау алдында кала, дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Төркия тәкъдим итәчәк өч фильмның барысы да нәкъ менә шул хакта.
«Бездә оригиналь программа планлаштырылган. Африка киносы көне булачак, дип көтелә. Аны жюри әгъзасы Чиома Уде тәкъдим итәчәк. Африка киносына килергә киңәш итәм. Бу уникаль кинематограф, ул соңгы вакытта безнең фестивальдә күрсәтелмәде», - диде Миләүшә Айтуганова.
«Максималь функционаллы кунаклар»
«Алтын мөнбәр» фестиваленең директоры жюри әгъзаларын сайлау принцибын аңлатты. «Беренче принцип – бу кешеләр үз илләренең кинематографиясенең лидеры булырга тиеш. Ягъни, бу из илләрендә кинематографияне үстерүдә төп роль уйнаучы шәхесләр», – дип ассызыклады ул.
Миләүшә Айтуганова жюри әгъзаларын сайлау принцибын аңлатты
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
Исегезгә төшерик, быелгы жюри составына түбәндәге шәхесләр кергән: Ресул Пукутти (жюри рәисе) – Ричард Прайк һәм Иэн Тэпп белән бергә «Миллионер из трущоб» (Һиндстан) фильмы өчен тавышны иң яхшы туры китерүче буларак «Оскар» премиясе иясе; Мохаммед Абдулла Аль-Аджми – Оман кино җәмгыяте рәисе, Гарәп рәссамнары генераль берлеге (Оман Солтанлыгы) әгъзасы; У Хунлянь – проектлар директоры һәм менеджеры, профессиональ комитет директоры, компаниянең сәнгать җитәкчесе (Кытай); Магди Ахмед Али – Мисырдан танылган режиссер, актер һәм сценарист.
Чиома Уде – AFRIFF Африка халыкара кинофестиваленең оештыручысы һәм башкарма директоры. Миләүшә Айтуганова билгеләп үткәнчә, аны «Мама Африка» дип йөртәләр. Казан кинофестивале директоры сүзләренчә, Чиома Уде нәкъ менә яшьләр киносына ярдәм күрсәтә.
2025 елда жюри әгъзалары арасында шулай ук Үзбәкстаннан популяр актриса Рано Шодиева – Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр һәм балалар үзәге җитәкчесе, Наталия Гугуева – кинопродюсер һәм Беренче каналның документаль кино дирекциясе баш режиссеры бар. Казан кинофорумы жюрисында шулай ук Филиппин (Джей Абелло), Иран (Мохаммад Али Саджади) һәм Россия (Сергей Струсовский) вәкилләре бар.
«Без кызыл келәмдә дә, иҗади очрашуларыбызда да тәкъдим ителәчәк актерларны һәм шәхесләрне сайлыйбыз. Бу - конкурс һәм конкурстан тыш программаларда катнашучы актерлар һәм режиссерлар. Ягъни безнең бурыч зур акчалар түләп кемнедер Казанга чакырып китерү түгел, ә безнең кинофондта чыннан да функциональ булачак шәхесләрне сайлап алу», - дип ассызыклады фестивальнең директоры.
Фестиваль икенче ел рәттән хәтта Татарстан Республикасының муниципаль районнарында да мөмкин кадәр күбрәк тамашачыны җәлеп итәргә омтыла
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Бушлай кино күрсәтүләр һәм 1 сумга теркәлү
Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, хәзер фестиваль кысаларындагы кино күрсәтүләргә һәм чараларга онлайн-теркәлү узганнан соң килеп булачак. «Бөтен конкурс программасы бушлай. Бер генә нюанс бар. «Родина» кинотеатрында теркәлү системасы гамәлдә, аның кысаларында 1 сум түләргә кирәк булачак. Бу хакта мәгълүмат безнең ресурсларда урнаштырылачак», - дип аңлатты ул. Теркәлү өчен «Алтын мөнбәр» фестивале сайтыннан файдаланырга мөмкин, дип өстәде Айтуганова.
Ул шулай ук быел Казан Кремленең гавами урыннарында күрсәтү өчен гаилә форматындагы биш фильм сайлап алынган, алар көн саен күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте.
«Максат кино күрсәтүләрдән акча эшләү түгел, ә агымнарны җайга салу. Әмма бу өлкәдә әле камилләштереп бетерергә кирәкле мәсьәләләр бар. Кайсы контентны түләүле, кайсысын бушлай итәргә икәнен уйлап бетерергә кирәк», - диде «Алтын мөнбәр» директоры.
Аның сүзләренчә, фестиваль икенче ел рәттән хәтта Татарстан Республикасының муниципаль районнарында да мөмкин кадәр күбрәк тамашачыны җәлеп итәргә омтыла.
«Быел безгә 36 район кушылды. Алар фестиваль кысаларында 6-7 сентябрьдә үзләренең кинотеатрларында фильмнар күрсәтәчәк», - дип хәбәр итте Миләүшә Айтуганова. Киләсе адым буларак Татарстан төбәкләрендә фестиваль кунаклары белән иҗади очрашулар да уздырыла башларга тиеш, дип өстәде «Алтын мөнбәр» директоры.
Айсылу Хафизова, «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз